Орлык әзерләнә

Агач орлыгын җыю җиңелдән түгел.

Орлык әзерләнәОрлык әзерләнә
Орлык әзерләнә

Башкортстанда “Экология” илкүләм проектының “Урманнарны саклау” төбәк проекты буенча орлык әзерләү дәвам ителә. Бу хакта БР Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә. Ылыслы агач күркәләрен  сортларга аералар,  майдан арындыралар, кушылмалардан чистарталар,  калибровка ясыйлар һәм киптерәләр. 

Министрлык мәгълүматлары буенча, узган ел 3,5 тоннадан артык орлык хәзерләнгән. Яртысыннан артыгы -- гади нарат орлыгы. Тагын 615 кг -- чыршы, 550 кг -- имән, 68,5 кг -- карагай агачлары орлыгы җыелган.

Орлык әзерләү җиңел эш түгел. 1 тонна күркәдән якынча 12 кг орлык алына.

Орлык әзерләнә
Орлык әзерләнә
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас