Укучылар һәм һава торышы

Башкортстан мәктәпләрендә балалар һава торышын өйрәнәчәк.

Укучылар һәм һава торышыУкучылар һәм һава торышы
Укучылар һәм һава торышы

“Һава торышын фаразлаучы технологияләр” дип аталган дәрес  илнең барлык мәктәпләрендә 16 гыйнвардан 5 февральгә кадәр “Санлы икътисад” дип аталган гомумдәүләт проекты буенча  гамәлгә ашырыла. Ул “Санлы дәрес” мәгариф проектына карый.

 – Яндекс һава торышы  мәгълүматларны һәм ясалма интеллектны анализлау нигезендә фаразны минут саен исәпли, ә сервис белгечләре фаразның төгәллеген яхшырту өстендә эшлиләр. Без балаларны аларның эш процессы белән таныштырабыз, заманча технологияләр һәм һөнәрләр турында сөйлибез. Безнең экспертлар уен формасында реаль бурычларны анализлау файдасына  теориядән баш тартырга тырыша. Без һәр белгечлекнең үзенчә мөһим һәм мавыктыргыч булуын күрсәтергә телибез, – дип белдерде бу хакта Яндекс мәгарифен үстерү директоры Сергей Бражник.

“Саннар дәресе”ндә укучыларга метеоролог, мәгълүматлар инженеры, аналитик, исәпләү математикасы буенча белгечләр һәм проект менеджеры эше аңлатыла. Укучыларга метеорадарлар һәм һава торышы нәрсә өчен кирәк, исәпләүдә хаталар белән нәрсә эшләргә, мәгълүматны тикшерү ничек була һәм ясалма интеллект монда ничек ярдәм итүен дә өйрәтәчәкләр.

“Санлы икътисад” дип аталган гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча тормышка ашырыла.

 

Фото: yaroslavl.poiskpmr.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас