Бишбүләк җиләге тәмле булыр

Бишбүләк районыннан 25 яшьлек Булат Ногмановка җиләк үстерү өчен дәүләттән 2,8 млн сумлык  ярдәм бирелгән.

Бишбүләк җиләге тәмле булырБишбүләк җиләге тәмле булыр
Бишбүләк җиләге тәмле булыр

Бишбүләк районыннан Булат Ногманов «Агростартап» грантын откан. Нәтиҗәдә 25 яшьлек фермер үз бизнесын үстерүгә 2,8 млн сумлык дәүләт ярдәмен алган. Грант конкурсы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативаларына ярдәм» илкүләм проекты буенча уздырыла. Акча  җиләк үстерү буенча бизнес үсешенә җибәреләчәк, диләр БР Авыл хуҗалыгы министрлыгында.

Булат һөнәре буенча химик-технолог, әмма үз туган ягында табигый һәм сыйфатлы продуктлар җитештерергә карар иткән. Фермерның теләген район хакимияте дә хуплаган: җир бүлеп биргән. Бүген  3 гектар җирдә аның гаиләсе, шулай ук  авылдашлары хезмәт куя.

Грант акчасына  механик җиһазлар, техника сатып алынган. Шулай ук суыткыч сатып алынган,  җиләкнең уңышы мул булганда, суыткыч аны бозылмый сакларга мөмкинлек бирә. 

Бишбүләк җиләге тәмле булыр
Бишбүләк җиләге тәмле булыр
Бишбүләк җиләге тәмле булыр
Бишбүләк җиләге тәмле булыр
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас