Тавык үстерү отышлыракмы, әллә йорт куянымы?

Бу сорауга Дүртөйле егете, IX сыйныф укучысы Аслан СОЛТАНОВ үз тәҗрибәсенә таянып җавап бирә.

Тавык үстерү отышлыракмы, әллә йорт куянымы?Тавык үстерү отышлыракмы, әллә йорт куянымы?
Тавык үстерү отышлыракмы, әллә йорт куянымы?

«Мәгариф» гомумдәүләт проектының бер юнәлеше – «Һәр баланың уңышы» федераль проекты. Ул балаларга өстәмә белем бирү системасын үстерү, аларны тормыш нечкәлекләренә төшендерү максатын куя.

Бүген без сезне Дүртөйле шәһәренең 4нче мәктәбенең IX сыйныф укучысы Аслан Солтанов белән таныштырырбыз. Яшенә карамастан, ул хуҗалык алып бара – тавыклар һәм куяннар үрчетә. Һәм бу мавыгу гына түгел, ә тулы бер максатчан гыйльми эшчәнлек.

– Мин беренче сыйныфта укыганда ук тикшеренү эше алып бара башлаган идем: әнием белән суганның файдасы турында гыйльми эш башкарганыбызны хәтерлим, –  дип сөйли егет. –  Алга таба мин сыр кебек файдалы продуктны өйрәнергә тырышып карадым, үземне төрле юнәлешләрдә сынап карадым, асылымны эзләдем.

Яшь галимнең чираттагы проекты тавыкларга һәм куяннарга багышланган. Ул үз хуҗалыгында нинди терлек үрчетүнең табышлырак булуы турында уйлана. Егет йорт хайваннарын үрчетергә генә керешеп калмый, иң элек ул федераль законнарны өйрәнә.

Аннары Аслан тупланган акчасына "Соры великан" һәм "Калифорния" сортлы йорт куяны сатып алган һәм алар өчен уңай тормыш шартлары булдырган. Бүген аның 70 баштан артык йорт куяны бар, аларның итен ул халыкка сата.

Шуннан соң егет 17 тавык һәм әтәч сатып ала. Тиздән ул йомырка сата башлый, даими сатып алучылары барлыкка килә.

Яшь егет билгеләп үткәнчә, хуҗалыкта йорт куяннарын тоту отышлырак.

– Минем өчен бу зур тормыш тәҗрибәсе, күп вакыт һәм көч таләп итә торган зур хезмәт, – ди тугызынчы сыйныф укучысы.

Аслан үзенең барлык проектларының да киләчәктә кирәк булырына ышана, ул фәнни эшчәнлеген университетта дәвам итәргә планлаштыра.

Уңышлар сиңа, Аслан! Яңа проектлар көтәбез!

Чыганак: Башкортстанның Дүртөйле шәһәре хакимияте, https://contenta.info/press_releases/385395#scroll

Тавык үстерү отышлыракмы, әллә йорт куянымы?
Тавык үстерү отышлыракмы, әллә йорт куянымы?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас