Иң кыйммәте – сәламәтлек

2022 елда Башкортстанда  2,3 миллиард сумлык җиһазлар сатып алынган.

Иң кыйммәте – сәламәтлекИң кыйммәте – сәламәтлек
Иң кыйммәте – сәламәтлек

Республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, “Онкология авыруларына каршы көрәш” дип аталган  проект кысаларында “Halcyon” нур терапиясе системасы алынган. Әлеге аппарат Русиядә җитештерелгән.

Сәламәтлек саклау министрлыгының баш  радиологы, радиацион онкология бүлеге мөдире Фәһим Мофазалов сүзләренә караганда, әлеге аппаратның берничә үзенчәлеге бар, аларның иң мөһиме – шешнең төгәл нурланышын контрольдә тоту.

– Икенче  үзенчәлек –  югары дәрәҗәдә организмга үтеп керү мөмкинчелеге. Ул башка радиотерапия системалары белән чагыштырганда ике тапкыр югарырак, – дип белдерде Фәһим Мофазалов.

2022 елда Башкортстанда "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты буенча 2,3 миллиард сумлык җиһазлар сатып алынган. Беренчел звеноны модернизацияләү буенча 3032 берәмлек җиһаз сатып алынган, 67 берәмлек авыр җиһазлар куелган, шул исәптән Бүздәктә  компьютер томографы. 17 УЗИ аппараты, 33 берәмлек эндоскопик җиһаз куелган. Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш кысаларында сигез медицина оешмасы яңадан җиһазландырылган, 4 компьютер томографы, ангиограф һәм томограф урнаштырылган һәм файдалануга тапшырылган.

Бу эшләр Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән гомумдәүләт проекты кысасында тормышка ашырыла.

 

Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат үзәге фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас