

«Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты ярдәмендә Уфа урамнарына күп сыйдырышлы 35 яңа «НефАЗ» автобусы өстәләчәк.
Шәһәр администрациясендә хәбәр итүләренчә, алар 75нче маршрутка хезмәт күрсәтәчәк.
"Без пассажирлар ташуның сыйфатын планлы рәвештә яхшыртабыз. Әгәр дә Уфа җәмәгать транспортын дүрт ел элек һәм хәзер чагыштырсак, бу шәһәр халкына хезмәт күрсәтүнең бөтенләй башка дәрәҗәсе”, -- дип билгеләп үтте Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров.
Автобуслар газ-мотор ягулыгында эшли. Алар мәгълүмати табло, спутник навигациясе, тахограф, USB-порт, салонны күзәтү камералары белән җиһазландырылган.
Шулай ук һәр автобуста инвалид коляскалары өчен махсус урыннар урнаштырылган.
2023 һәм 2024 елларда Уфа илкүләм проект буенча шәһәр маршрутларына хезмәт күрсәтү өчен тагын 80 автобус алачак.