Бушлай йөрү

Башкортстанның өлкән яшьтәге кешеләре хастаханәгә бушлай барып  кайта ала.

Бушлай йөрүБушлай йөрү
Бушлай йөрү

Башкортстан авылларында яшәүче 65 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге кешеләр хастаханәгә бушлай барып кайта алалар. Бу хакта Республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.  Моның өчен алар яшәү урыны буенча медицина учреждениеләренә гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш. Өлкәннәр өчен мондый хезмәт “Демография” дип аталучы гомумдәүләт  проектын гамәлгә ашыру ярдәмендә тормышка ашырыла башлады. Автотранспорт сатып алуга федераль казнадан 34,2 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу акчаларга 2019 елның августында республикада 18 микроавтобус сатып алынган. Алар барысы да инвалид коляскаларындагы кешеләр салонга уңайлы керсен өчен электр күтәргечләре белән җиһазландырылган.

Соңрак янга калдырылган акчага өлкән яшьтәге кешеләрне үзәк хастаханәләргә һәм поликлиникаларга илтү өчен тагын дүрт җиңел “Ларгус” маркалы автомобиль сатып алганнар.
Башстат мәгълүматларына караганда, Башкортстан авылларында 65 яшьтән өлкәнрәк 240,5 мең пенсионер һәм инвалид яши. Больницага бару өчен гариза белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган медицина һәм социаль учреждениеләр контактларын Башкортстан Хезмәт министрлыгы сайтында табарга була.

 

Фото: fb.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас