Иң мөһиме – сәламәтлек

Якындагы өч елда Башкортстанда модульле конструкцияләрдән 351 медицина объекты төзеләчәк.

Иң мөһиме – сәламәтлекИң мөһиме – сәламәтлек
Иң мөһиме – сәламәтлек

Яңа медицина учреждениеләре төзелеше, тармакны заманча җиһазлар белән тәэмин итү нәтиҗәсендә Башкортстанда яшәүчеләргә медицина ярдәме көннән-көн уңайлырак һәм сыйфатлырак була бара. Бу юнәлештәге эшләр турында республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Аңа караганда, 2023-2025 елларда модульле конструкцияләрдән 286 фельдшер-акушерлык пунктын, 21 гомуми практика табибы офисын, 41 авыл табиблык амбулаториясен һәм 3 участок хастаханәсе бинасын (барлыгы 351 медицина объекты) төзү планлаштырыла. Моннан тыш, күрсәтелгән чорда 11 медицина учреждениесе төзү һәм реконструкцияләү планлаштырыла.

2022 елда исә Республикада 10 сәламәтлек саклау объекты төзелгән һәм файдалануга тапшырылган.

Моннан тыш, “Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү” дип аталган төбәк программасы кысаларында узган елда Республика медицина учреждениеләре 2990 берәмлек җиһаз һәм 90 берәмлек автомобиль транспорты алды. Бу эшләр Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән гомумдәүләт проектлары кысасында башкарыла.

 

Фото: nedugamnet.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас