Яңа Балакатайда парк яңарган

"Нефтяник" паркы Яңа Балакатайның ял үзәгенә әверелер, дип уйлыйлар.

Яңа Балакатайда парк яңарганЯңа Балакатайда парк яңарган
Яңа Балакатайда парк яңарган

Балакатай районының  Яңа Балакатай авылында"Нефтяник" паркын ачу тантанасы булган. Паркны "Торак һәм шәһәр мохите" илкүләм проекты буенча реконструкцияләгәннәр. Бу хакта район хакимияте хәбәр итә. Иҗтимагый территориядә скейтпарк, күпфункцияле күнегүләр комплексы булган мәйданчык, балалар өчен спорт-уен мәйданчыгы, баскетбол, волейбол һәм мини-футбол уйнау өчен универсаль спорт мәйданчыгы төзекләндерелгән, шулай ук бөтен парк буйлап заманча фонарьлар урнаштырганнар.

«Нефтяник» паркы -- төрле яшьтәге кешеләр өчен ял итү урыны. Монда ролик һәм велосипедларда йөрергә, тренажерларда шөгыльләнергә һәм команда уеннарын уйнарга мөмкин. Балалар белән килүчеләр өчен хәвефсез уен киңлекләре булдырылган, анда балалар уйный, аралаша, энергиясен чыгара ала, ә әти-әниләрее уңайлы эскәмияләрдә тыныч кына ял итә алачак. Без бу  паркны авылдагы ял, хәрәкәтле уеннар, ярышлар үзәге булыр дип уйлыйбыз», -- ди Яңа Балакатай авыл советы башлыгы Галина Ширяева.

Яңа Балакатайда парк яңарган
Яңа Балакатайда парк яңарган
Яңа Балакатайда парк яңарган
Яңа Балакатайда парк яңарган
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас