Сәламәтлек миллиардлар тора

Башкортстанда “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты буенча медицина үсешенә 8 миллиард сумга якын акча юнәлдерелгән.

Сәламәтлек миллиардлар тораСәламәтлек миллиардлар тора
Сәламәтлек миллиардлар тора

Башкортстанда “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты буенча медицина тармагын үстерүгә 2022 елда 7,92 миллиард сум акча җибәрелгән. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә. Әлеге акчаларның 5,95 миллиард сумы федераль финанслауга һәм 2 миллиард сумга якыны республика казнасына туры килә. Республика балалар клиник хастаханәсенең  онкология һәм гематология үзәге төзелешенә федераль казнадан 1,3 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Ә “Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш” проекты кысаларында 2022 елда төбәк кан тамырлары үзәкләре һәм беренчел кан тамырлары бүлекләре булган 8 медицина үзәге яңадан җиһазландырылган. Моннан тыш, 2022 елда республикада яман шеш авыруына ярдәм күрсәтүче 7 оешма медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән.

2022 елда республикада 55 модульле һәм 8 капиталь ФАП төзелгән. Медицина хезмәткәрләре һәм пациентлар өчен 3 меңнән артык берәмлек җиһаз һәм 90  машина сатып алынган.

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас