Мәктәпләр яңартылачак

Башкортстанда ике ел эчендә 140 мәктәп төзекләндереләчәк.

Мәктәпләр яңартылачакМәктәпләр яңартылачак
Мәктәпләр яңартылачак

Башкортстанда алдагы ике елда 7,9 миллиард сумга 140 мәктәп бинасын төзекләндерергә туры киләчәк. Бу турыда республика Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров белдерде. Бу хакта ул 2023 елда мәктәпләргә капиталь ремонт ясау планлаштырылган муниципалитетлар хакимияләренең башлыклары белән киңәшмәдә хәбәр итте. Андрей Назаров ассызыклаганча, бу мәсьәлә Русия Президенты Владимир Путинның аерым контролендә тора. Гомумән алганда, Русия буенча өч меңгә якын мәктәп ремонтланырга тиеш.

— Финанслауның гомуми күләме — 7,9 миллиард сум, шуның 6,6 миллиарды — федераль акчалар. Төп бурыч — укучыларны укудагы уңышларга этәрә торган уңайлы, заманча белем бирү мөмкинлеге булдыру, — дип белдерде Андрей Назаров.

Яшәгән җиргә якын урында мәктәптә уку процессын оештыру мөмкин булмаган очракта министрлык балалар бакчаларын куллану вариантларын карый. Мәктәпләрнең бер өлеше дистанцион технологияләр кулланачак.

 


Фото: ufa-gid.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас