

Аскын авыл хуҗалыгы көллияте бинасының әзерлеге ремонттан соң 70% тәшкил итә, эшләр «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында башкарыла. Бу хакта Аскын районы администрациясе хәбәр итә.
Эш барышында өч корпус һәм ашханә бинасы ремонтланган. Башкарылган эшләр арасында: электрүткәргечләрне монтажлау, идән җәю, болдырны ремонтлау, суүткәргеч, санузел һәм башкаларны булдыру. Биналарның фасады җылытылган. Хәзерге вакытта подрядчы фасадны тышлауга керешкән. Бер үк вакытта биналарның эчке бизәлеше бара. Ашханәдә эш төгәлләнгән диярлек, ә тулай торакта эшләр башланып тора.
Авыл хуҗалыгы һөнәри көллиятенә 1934 елда нигез салынган, әмма бер тапкыр да ремонт ясалмаган булган. Көллиятне капиталь төзекләндерүгә илкүләм проект ярдәмендә 70 млн сумга якын акча бүлеп бирелгән.