

Башкортстанда 5,7 меңнән артык кеше "Цифрлы һөнәрләр" проекты буенча белем алуга гариза биргән, ул "Цифрлы икътисад" илкүләм проекты буенча тормышка ашырыла.
16 яшьтән өлкәнрәкләргә өстәмә IT-белем 50%, 75% ташламалы бәядән я бушлай биреләчәк.
Былтыр "Дәүләт хезмәтләре (Госуслуги)" порталында "Цифрлы һөнәрләр" проектына гаризалар кабул итү быел 5 декабрьдә тәмамланган.
"Бирелгән 5 706 гаризаның 3 меңнән артыгына "Гариза хупланды" статусы бирелгән, ягъни гражданның гаризасы ведомствоара мәгълүматлар базаларында тикшерү узган һәм ташламалы категориягә туры килә. Һәм ул үзе сайлаган курска ташламалы шартларда күчерелергә мөмкин", -- ди республика дәүләт идарәсенең цифрлы үсеш министры урынбасары Рәсүл Таипов.
Төбәк халкы арасында иң популяр курслар: Python-эшкәртүче, тестлаштыру буенча инженер, интернет-маркетолог, интерфейс дизайнеры, Яндекс мәгълүматлары аналитигы, тест нигезләре, Data Science буенча белгеч, проектлар менеджеры, график дизайн.