Халык сәламәт булсын өчен

Быел 8 капиталь һәм 55 модульле ФАПлар ачылган.

Халык сәламәт булсын өченХалык сәламәт булсын өчен
Халык сәламәт булсын өчен

2022 елда Башкортстанда 8 капиталь һәм 55 модульле фельдшер-акушерлык пунктлары ачылган. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр иткәнчә, 44 модульле конструкция сатып алу планлаштырылган булган, әмма тагын 11не сатып алу һәм кую мөмкинлеге барлыкка килгән. Республика җитәкчесе ассызыклаганча, Башкортстанда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын яңарту эше дәвам ителәчәк.

“Аларның бер өлеше лицензия алган, икенчеләре документларны рәсмиләштерү стадиясендә эшли башлаган. Якын араларда Хәйбулла районының Мәмбәт авылындагы медицина учреждениесе пациентларны кабул итә башлаячак”, — дип язды Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә.

Башкортстанда ФАПлар “Сәламәтлек саклау” илкүләм проектының “сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү” төбәк программасы буенча ачыла. Шул ук программа буенча төбәктә поликлиникалар төзелә.

 

Фото: “Bashinform.ru”

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас