+23 °С
Дождь


Югары Кыйгы авылында, ягъни Башкортстанның төньяк-көнчыгышында, “Кече һәм урта эшмәкәрлек” гомумдәүләт проекты ярдәмендә “Минем бизнес” үзәге ачылды. Бу хакта Кыйгы районы хакимияте хәбәр итә.
Үзәкнең офисы "Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча Башкортостан Республикасы агентлыгы"ның структур бүлекчәсе булып тора һәм "бердәм тәрәзә" принцибы буенча эшли.
Хәзер җирле эшмәкәрләр һәм якын районнарда яшәүчеләр оператив рәвештә һәм тулы күләмдә кирәкле консультацияләр ала алачак.
«Минем бизнес» үзәкләре дәүләт ярдәменең 150дән артык төрен тәкъдим итә: финанс, мәгълүмат-консультация, мәгариф, мөлкәт, сатып алулар һәм башкалар.