+21 °С
Облачно


Русия Пенсия фондының Башкортстан бүлекчәсе 2023 елның гыйнвар ае өчен пенсияләрне һәм башка социаль түләүләрне алдан башкарачак. Пенсияләрен кредит оешмалары аша һәр айның 12се көнендә алырга күнеккән гражданнарның исәпләренә акча 29 декабрьдә үк күчереләчәк. Бу хакта бүлекчә җитәкчесе Фоат Хантимеров хәбәр итте.
Пенсияләрен “Русия почтасы” аша алучыларга исә акча күнегелгән график буенча, киләсе елның 3 гыйнварыннан башлап барып җитәчәк. Аларның конкрет срогы декабрь ае өчен квитанцияләрдә күрсәтелмәгән.
Фото: novomoskovsk.bezformata.com