+17 °С
Дождь


Башкортстан урманчылары быел “Экология” илкүләм проектын гамәлгә ашыру барышында 3,5 тонна орлык әзерләгән. Бу хакта Башкортстан Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә. "2022 елда Башкортстан урманчылары 3,5 тонна орлык, шул исәптән 2 тонна нарат, 560 кг себер чыршысы күркәсе, 100 кг юкә һәм башка агачларның орлыгын әзерләде", -- диелә хәбәрдә. Башкортстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов сүзләренә караганда, орлык әзерләү бары тик кул хезмәте белән башкарыла, чөнки машиналар агачка зыян китерә. Моннан тыш, бары тик быел өлгергән һәм зарарланмаган орлык кына җыела.