

Аскын районында ике эшмәкәр юл буе сервисы һәм кунакханә ачарга җыена. Аларга "Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативаларына ярдәм итү" гомумдәүләт проекты ярдәмгә киләчәк. Бу хакта район хакимияте хәбәр итә.
Эшкуарларның берсе: "Миңа кешеләр берничә тапкыр мөрәҗәгать итте. Йолдызлы (Звездный) бистәсендә кибетен ачуны сорадылар. Үзәккә кадәр барырга ерак, барысының да машиналары юк бит, ә якын-тирәдә хәтта икмәк кибете дә юк. Без хәтта яңа пешкән икмәк тә тәкъдим итәргә әзер", -- ди ул.
Янә бер эшкуар юл буенда кунакханә төзергә планлаштыра, чөнки кафе янында урнашкан пунктта номерлар җитми.
Җирле хакимият эшкуарларга ярдәм күрсәтергә, шулай ук ике проектны бер комплекска берләштерергә вәгъдә итте.