Халык сәламәтлеге өчен

Башкортстанның бер районында берьюлы өч яңа ФАП ачылды.

Халык сәламәтлеге өченХалык сәламәтлеге өчен
Халык сәламәтлеге өчен

Башкортстанның Кыйгы районында берьюлы өч фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Алар Ибрай, Кандаковка һәм Алагуҗа авылларында урнашкан.

2022 елның җәендә шундый ук ФАПлар республиканың шул ук районының Йосып авылында эшли башлаган иде.

“Хәзер авыл халкының барлык заманча таләпләргә һәм санитар нормаларга туры килә торган, кирәкле кораллар һәм җиһазлар белән тәэмин ителгән якты, җылы, уңайлы ФАПлары барлыкка килде. Монда пациентларны кабул итү һәм персонал эшләү өчен барлык шартлар да бар, шул исәптән процедура, күзәтү-манипуляция, хуҗалык блогы, гардероб. Яңа ФАПларда беренчел медик-санитар медицина ярдәме, шул исәптән кичектергесез медицина ярдәме күрсәтеләчәк, шулай ук медицина анализларын алу үткәреләчәк”, — дип хәбәр итә Кыйгы районы хакимиятенең матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, беренчел медик-санитар ярдәм системасын үстерү — Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектының төп юнәлешләренең берсе. Бу масштаблы проект фельдшер-акушерлык пунктларын һәм мобиль медицина комплексларын һәр җирдә төзүне, шулай ук ел саен профилактик медицина тикшерүләрен оештыруны күздә тота.

 


Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас