Чишмәдә яңа кинозал

Чишмәдәге яңа кинозалга исемне күмәкләп сайлаганнар. Һәм нинди исем җиңгән, дисезме?

Чишмәдә яңа кинозалЧишмәдә яңа кинозал
Чишмәдә яңа кинозал

Башкортстанның Чишмә район мәдәният сараенда яңа кинозал ачылган.  Әлеге вакыйга “Мәдәният” гомумдәүләт проекты ярдәмендә мөмкин булган. Бу хакта республика Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Агымдагы елда Чишмә районы яңа заманча кинозалны төзекләндерү буенча федераль проектка кергән. Нәтиҗәдә муниципалитет киноҗиһазлар сатып алуга грант алган. Бүлеп бирелгән акчага күп каналлы тавыш системасы, цифрлы көчле проектор, экран, сервер, фильмнар күрсәтү һәм билетлар сату өчен башка кирәкле җиһазлар кайтартылган.

Кинозалны ачу тантанасында район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров авыл халкына кинозал өчен иң яхшы атамага үткәрелгән сораштыруда актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде. Аның нәтиҗәләре буенча, күпчелек катнашучылар “Яшьлек” исеме өчен тавыш биргән.

Бу  атаманы район халкы Чишмә бистәсендәге иске кинотеатр истәлегенә калдырырга карар кылган.

Чишмәдә яңа кинозал
Чишмәдә яңа кинозал
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас