Стәрлетамакта юллар шомара

Стәрлетамак шәһәрендәге Яр буе микрорайонында юл файдалануга тапшырылды.

Стәрлетамакта юллар шомараСтәрлетамакта юллар шомара
Стәрлетамакта юллар шомара

 Юл “Торак һәм шәһәр мохите” дип аталган гомумдәүләт проектының “Стимул” федераль программасы кысаларында төзелгән. Яңа юл Ботаника, Кырым урамнары, Академик Королев проспекты, Суханов урамыннан Гоголь урамына кадәр уза. Юлның озынлыгы – 1 километрдан  артык, объектның бәясе – 320 миллион сумнан артып киткән, Юл төзелешен федераль, республика һәм муниципаль бюджетлар финанслаган. Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча Башкортстанның дәүләт комитеты башкарылган эшләрнең сыйфатын тикшерде һәм уңай нәтиҗә ясады.

Яр буе микрорайонында юл 2021 елда төзелә башлаган иде. Төзү барышында хәвефсезлеккә  зур игътибар бирелгән: юл буенда төзекләндерелгән тротуарлар, светофорлар һәм юл билгеләре барлыкка килгән. Төзелеш периметры буенча велоюл салынган. Кырым урамында җиңел автомобильләрне кыска вакытлы урнаштыру өчен ачык автостоянкалар барлыкка килгән. Шулай ук  урамнарга утлар урнаштырылган.

 

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас