Караиделдә өр-яңа йорт төзелә

24 фатирның 14 е авария хәлендәге торакта яшәүчеләргә тәгаенләнгән.

Караиделдә өр-яңа йорт төзеләКараиделдә өр-яңа йорт төзелә
Караиделдә өр-яңа йорт төзелә

Караидел авылында күп фатирлы яңа йорт төзелеше тәмамланып килә. Барлык эшләр дә "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты ярдәмендә башкарыла, дип хәбәр итә Караидел районы администрациясе.

Йортта барлыгы 24 фатир. Шуларның 14 е авария хәлендәге торакта яшәүче 38 гражданны күчерү өчен тәгаенләнгән.

Хәзер бинада фатирларның эчке бизәлеше алып барыла. Идәннәр тигезләнә, ишекләр урнаштырыла, диварлар һәм тәрәзә яңаклары штукатурланып тигезләнә.

Белгечләр шулай ук инженерлык коммуникацияләрен: суүткәргеч торбаларны, җылылык һәм сантехника приборларын, электр үткәргечләрен монтажлауга керештеләр.

Киләчәктә йорт тирәсен төзекләндерү эшләре башкарылачак. Анда балалар мәйданчыгы да барлыкка киләчәк.

Караиделдә өр-яңа йорт төзелә
Караиделдә өр-яңа йорт төзелә
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас