

Әбҗәлил районы Аскар авылында “Курай” мәдәният һәм ял паркы төзекләндерелә. Бу хакта Башкортстанның Торак коммуналь хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Әлеге паркны төзекләндерү Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләнгән “торак һәм шәһәр мохите” дип аталган гомумдәүләт проектының “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” буенча федераль проекты ярдәмендә мөмкин булды.
– “Курай” паркының дизайн-проекты концепциясе милли атрибутларга юнәлтелгән, парк бөтен районның ял итү һәм мәдәни чаралар уздыру үзәге булырга тиеш. Ул курай чәчәге рәвешендә ясалган һәм гаилә ял итү урыны булачак, анда һәркем үзенә күңел ачу таба ала. Биредә җәяүлеләр өчен яктыртылган юллар, уен мәйданчыклары, су аттракционнары һәм актив ялның башка төрләрен урнаштырырга планлаштырабыз, – дип хәбәр итте Әбҗәлил районы хакимияте башлыгы Илдар Нәфыйков.
2022 елда төзекләндерүнең беренче этабы тәмамланды. Элекке котлован урынында пляж һәм пикник зоналары җиһазландырылган инде.
Торак коммуналь хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте фотосы.