+18 °С
Облачно


Башкортстан Республикасының Авдон авылында Мәдәният йорты бинасы каршындагы скверны яңартканнар. Бу вакыйга "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проектының "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" федераль проекты ярдәмендә мөмкин булган.
Скверда җәяүлеләр өчен зоналар каралган, яктырту җиһазлары булдырылган, эскәмияләр, арт-объектлар кебек кече архитектура формалары куелган.
Аерым алганда, әлеге скверда "Дан дивары" исемле яңа арт-объект урнаштырганнар. Шулай ук яңартылган территориядә хәзер видеокүзәтү дә алып барыла.