

2022 елның 11 аенда Башкортстаннан иген белән 2 284 вагон, барлыгы 157,7 мең тонна иген озатылган. Шулардан 1 152 вагон яки 82,2 мең тонна ашлык экспортка җибәрелгән. Бу хакта Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Башкорт ашлыгын Мисырда, Төркиядә, Согуд Гарәбстанында һәм Беларусьта сатып алдылар. Ноябрь аенда тимер юл буенча ашлык экспорты 15,2 мең тоннадан артып киткән”, — дип хәбәр итә аграр ведомство.
Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта Русиядә Президент Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләнгән “Халыкара кооперация һәм экспорт” дип аталган гомумдәүләт проекты тормышка ашырыла. Федераль таможня хезмәтенең оператив күрсәткечләре буенча, Башкортстанның агросәнәгать комплексы 269,3 миллион АКШ доллары күләмендә продукция экспортлаган. Экспорт структурасында төп өлешне майлы продукция (69,5%) алып тора, икенче урында — май орлыклары, спиртлар, бал һәм башкалар (16%). Бөртекле культуралар агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлауның гомуми күләмендә әлегә 5,3% алып тора.
Элегрәк хәбәр итүебезчә, Башкортстанда бөртекле һәм кузаклы культуралар уңышы быел 5 миллион тоннага җитте.
Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте фотосы.