

“Демография” гомумдәүләт проектының “Спорт – яшәү нормасы” федераль программасы кысаларында Дүртөйледә “Беренче кар” чаңгы спорты фестивале узды һәм балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тимераякта шуу өчен шугалак ачылды.
Иванай бакчасы биләмәләренә кышкы спортны яратучылар җыелган иде. Ярышлар бер тында үтте, барлык катнашучылар да уңай хис-кичерешләр алды. Чаңгы ярышларында мәктәп укучылары, социаль өлкә хезмәткәрләре һәм үзләренең сәламәтлекләренә битараф булмаган кешеләр катнашты. Барлык спортчылар да катнашучы сертификатларын һәм “Бердәм Русия” партиясенең җирле бүлекчәсеннән кызыксындыру бүләкләре алды.
Урындагы спорт мәктәбе стадионында шугалак ачу халык өчен күңелле сюрприз булды. Тимераяк бәйләп, салкын һава сулап, боз өстеннән шуып төшәргә мөмкин. Бу ләззәтне күпләр ел буена көтеп ала.
Чыганак: https://contenta.info/press_releases/363165#scroll