Кәкребашта информатика кабинеты яңарган

Анда интерактив такта, проектор, ноутбук кебек заманча җиһазлар бар.

Кәкребашта информатика кабинеты яңарганКәкребашта информатика кабинеты яңарган
Кәкребашта информатика кабинеты яңарган

Туймазы районының Кәкребаш авылы мәктәбендә заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән информатика кабинеты барлыкка килде. Ул «Мәгариф» гомумдәүләт проекты ярдәмендә ачылды.  Республикада инициативалы бюджет проектлары конкурсында катнашып, 5-10 нчы сыйныф укучылары, мәктәп кабинетын техник җиһазлау буенча “ИнфоSity” проектына тавыш биргән.

"ИнфоSity" проектының төп идеясе -- мәгълүмати технологияләр кулланып дәресләр үткәрү һәм интернетка чыгу мөмкинлеге булган мәгълүматлаштыру кабинетын модернизацияләү. Кабинетны заманча уку җиһазлары -- интерактив такта, проектор, ноутбук белән җиһазландырганнар. Хәзер анда информатика буенча гына түгел, инглиз теле, математика буенча да дәресләр үткәрергә мөмкин.

Кәкребашта информатика кабинеты яңарган
Кәкребашта информатика кабинеты яңарган
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас