

Башкортстанның Балтач районы Түбән Иванай авылында тантаналы рәвештә яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылган. Бу хакта республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. ФАП Түбән Иванайда гына түгел, Югары Иванай авылында яшәүчеләргә дә хезмәт күрсәтәчәк. Анда барлыгы 517 кеше, шул исәптән 127 бала яши.
– Монда халыкка медицина хезмәте күрсәтү өчен уңайлы шартлар тудырылган: фельдшер кабинеты, күзәтү бүлмәсе, процедура бүлмәсе, пациентлар өчен көтү урыны, санузел, медперсонал өчен бүлмә һәм медикаментлар саклау бүлмәсе бар, — дип хәбәр итә Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы. Башкортстанның бу авылында яңа ФАП барлыкка килү, башкалардагы кебек үк, “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү программасы ярдәмендә мөмкин булды.
Исегезгә төшерәбез, “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән.