+7 °С
Ясно


Дәүләкән районына евроконтейнерлар кайтартылган. Алар каты коммуналь калдыкларны аерым туплау өчен тәгаенләнгән.
Контейнерлар Башкортстан Экология министрлыгы тарафыннан “Экология” гомумдәүләт проектының “Калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасы” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында сатып алынган.
Башкортстан Республикасында каты коммуналь калдыкларны туплау тәртибенә ярашлы рәвештә, зәңгәр контейнерлар кәгазь калдыклар өчен каралган һәм СанПиН таләпләре нигезендә корылган контейнер мәйданчыкларында урнаштырылачак.