Барлык яңалыклар

Светофорлар да камилләшә икән

Уфада светофорларны заманчалаштыру бара.

Светофорлар да камилләшә икән
Светофорлар да камилләшә икән

Уфада светофорларны модернизацияләү дәвам итә. Мэриянең матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, хәзер яңа юл контролерлары һәм кирәк булган транспорт детекторлары монтажлана. Барыннан да элек, бу – Уфаның төп транспорт магистральләре – Октябрь проспекты, Менделеев, Жуков, Русия урамнары. Ел ахырына кадәр “Уфагорсвет” МУП белгечләре җиһазларны 50 киселештә яңартачак. Монтажлау һәм көйләү процессы светофорларның эшен туктатмыйча мөмкин түгел, шуңа хакимият халыктан сабырлык сорый.

– Бу режимнарның кыска вакытлы үзгәрүе. Уфалылардан уңайсызлыкларга аңлап карауларын сорыйбыз. Эшләтеп җибәрү эшләре тәмамланганнан соң һәм идарәнең адаптив системасына тоташканнан соң светофорларның эш режимнары юл хәлен яхшыртачак, тыгызлыкны киметәчәк һәм юл хәрәкәте иминлеген арттырачак, – дип аңлатты “Уфагорсвет” баш инженеры урынбасары Фәррух Садыйков.

“Хәвефсез сыйфатлы юллар” гомумдәүләт  проекты Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча тормышка ашырыла.

 

Фото: calendata.ru

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: