Барлык яңалыклар

Социаль түләүләрне гаризасыз да алып була

Башкортстаннан 92 мең кеше гариза биреп тормыйча Русия Пенсия фондыннан акча алган.

Социаль түләүләрне гаризасыз да алып була
Социаль түләүләрне гаризасыз да алып була

Дәүләт ярдәмен һәм пособиеләрне гаризасыз алу мөмкинлеге Русия Пенсия фонды тарафыннан тудырылган. Пенсияләрне, Ана капиталын, социаль түләүләрне һәм төрле өстәмә түләүләрне дә кертеп, ел башыннан республика халкына Пенсия фондының Башкортстан бүлекчәсе тарафыннан 92257 дәүләт хезмәте күрсәтелде, – дип хәбәр итте бүлекчә идарәчесе Фоат Хантимеров. 

Гыйнвардан башлап Пенсия фонды бүлекчәсе яңа туган балаларга 30000 СНИЛС таныклыгы һәм 19814 ана капиталына сертификат рәсмиләштергән. Баланың туу турындагы таныклыгын рәсмиләштерү белән ике документ та ана кешенең “Госуслуги” порталындагы шәхси кабинетына кергән. Шулай ук инвалидлык буенча 6950 пенсия, пенсиягә 16093 федераль социаль өстәмә түләү һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннарына, радиациядән зарар күргән гражданнарга, инвалидларга һәм гражданнарның кайбер категорияләренә 19400 айлык акчалата түләүләр билгеләнгән. Болар һәммәсе дә “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарылган.

Русия Пенсия фондының проактив хезмәтләре исемлеге киңәя, якын киләчәктә халыкка гаризасыз башкарыла торган яңа хезмәтләр күрсәтеләчәк. Аерым алганда, туендыручысын югалтучыларга, ятим балаларга пенсияләр дә шул форматта билгеләнәчәк.

Фото: pfr.gov.ru

Социаль түләүләрне гаризасыз да алып була
Социаль түләүләрне гаризасыз да алып була
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: