Барлык яңалыклар

Калтасыда яңа кинозал

Краснохолм авылында яңа кинозал эшли башлаган. 

Калтасыда яңа кинозал
Калтасыда яңа кинозал

Ноябрь ае Калтасы районының Краснохолм авылына сөенечле яңалык алып килде. Краснохолмдагы «Нефтяник» мәдәният йортында яңа  кинозал эшли башлады. Бу вакыйга  "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында һәм "Кино фонды" ярдәмендә мөмкин булган.

Киносеанслар һәркөнне диярлек 16.00, 18.00 һәм 20.00 сәгатьләрдә (дүшәмбедән һәм җомгадан тыш) узачак. Беренче фильм 17 ноябрьдә күрсәтелгән.

Тагын бер яхшы яңалык: декабрьдә Калтасыда яңа кинозал ачылу көтелә. Әлегә анда кызу ремонт эшләре бара. 

Чыганак: Калтасы районы хакимиятенең социаль челтәрләре.

Калтасыда яңа кинозал
Калтасыда яңа кинозал
Калтасыда яңа кинозал
Калтасыда яңа кинозал
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: