Барлык яңалыклар

Су – сәламәтлекнең нигезе

Кешенең 65%ы судан тора. Кыярның 80 проценты.

Су – сәламәтлекнең нигезе
Су – сәламәтлекнең нигезе

Агымдагы елның төзелеш сезонында Бөредә яңа суүткәргеч төзелеше башланган иде. Тузган су системасы – шәһәр хуҗалыгының иң  авырткан урыннарының берсе. Яңа объект кертелгәннән соң аварияләрнең кимүе һәм су сыйфатының яхшыруы көтелә. Бу хакта  Башкортстанның Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итте. Эшләр Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Торак һәм шәһәр мохите” дип аталган гомумдәүләт проекты акчаларына  финанслана. Проектның якынча бәясе – 804 миллион сум. Агымдагы төзелеш сезонында подрядчылар 23-27 метр тирәнлектәге 12 скважина бораулаганнар, 3 мең кубометр чиста су сыешлы казаннар өчен суткәргеч казыганнар, насос станциясе белән су алу мәйданчыгы төзегәннәр, 30 километр магистраль суүткәргеч салганнар (гомуми озынлыгы 50 километр). Чистарту станциясенә комлы фильтрлар  урнаштырылачак. Бөренең яңа чистарту станциясе  48 мең кешене су белән тәэмин итү өчен тәүлегенә 12 мең кубометр су  җибәрәчәк.

 

Фото: apelsingk.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: