Барлык яңалыклар

Мобилизацияләнгән аталарның керемнәре балалар пособиеләре билгеләгәндә искә алынмый

Бу хактагы Хөкүмәт карары 1 ноябрьдән гамәлгә керде.

Мобилизацияләнгән аталарның керемнәре балалар пособиеләре билгеләгәндә искә алынмый
Мобилизацияләнгән аталарның керемнәре балалар пособиеләре билгеләгәндә искә алынмый

Әлеге карар буенча, мобилизацияләнүче пособие билгеләү мохтаҗлыгы тикшерелә торган айларда беркайда да эшләмичә, бернинди керем дә алмаса да, аның гаиләсенә барыбер пособие биреләчәк.

Исегезгә төшерәбез, мохтаҗлык критерийлары 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларның ата-аналарына һәм авырлы хатын-кызларга айлык пособиеләр билгеләгәндә кулланыла. Мондый түләүләр алуга хокук гаиләнең һәр әгъзасының уртача кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булганда бирелә. Пособие алу өчен ата-ананың расланган хезмәт хакы яисә аның юклыгының объектив сәбәпләре булырга тиеш, гаилә мөлкәтенә карата да таләпләр бар.

Әгәр баланың әтисен мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырсалар, аның узган чордагы хезмәт хакы, премияләре, эшкуарлык кереме исәпкә алынмыйлар. Моннан тыш, элек мобилизацияләнүченең гаиләсе пособие артыннан гариза тапшырып, ул әти кешенең хезмәт хакы булмау сәбәпле кире кагылган булса, хәзер аның хатыны пособие алу өчен яңадан Пенсия фондына мөрәҗәгать итә ала. Нәтиҗәсе уңай булачак, пособие биреләчәк.

Хәрби хезмәткә мобилизация буенча чакырырылуны раслый торган документларны гариза бирүче үзе тапшыра. Пособие гаиләләргә 6 айга билгеләнә, алар тәмамланганнан соң Пенсия фондына яңа гариза тапшырырга кирәк. Бу эш “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.

Русия Пенсия фондының Башкортстан бүлеге идарәчесе Фоат Хантимеров сүзләренә караганда, 1 ноябрьдән соң кабул ителгән гаризалар буенча республиканың мобилизацияләнгән гражданнарының балаларына акча вакытында күчерелгән.

Фото: buzuluk.bezformata.com

Мобилизацияләнгән аталарның керемнәре балалар пособиеләре билгеләгәндә искә алынмый
Мобилизацияләнгән аталарның керемнәре балалар пособиеләре билгеләгәндә искә алынмый
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: