Барлык яңалыклар

Электрон хезмәтләр күбәя

Социаль әһәмияткә ия булган дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр электрон форматка күчерелә.

Электрон хезмәтләр күбәя
Электрон хезмәтләр күбәя

Башкортстанда социаль әһәмияткә ия 9 хезмәт "Санлы икътисад" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру барышында электрон форматка күчерелде. Бу хакта Башкортстан Республикасы Дәүләт идарәсенең санлы үсеш министрлыгы хәбәр итә.

«Социаль әһәмияткә ия булган дәүләти һәм муниципаль хезмәтләрне электрон форматка күчерү буенча актив эш алып барыла. Быел тугыз хезмәт электрон формада эшли башлады, агымдагы ел ахырына кадәр тагын җидесен күчерәчәкбез», -- ди министр урынбасары Динар Шәрәфетдинов.

Яңа хезмәтләр арасында түбәндәгеләр бар: торакка мохтаҗ гражданнарны исәпкә кую; бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын бирү һәм гамәлдән чыгару; өченче балага айлык акчалата түләү билгеләү; «РФ субъектының хезмәт ветераны» исемен бирү; урта һөнәри белем бирү программалары буенча белем алуга гаризалар кабул итү һәм теркәү; зыян күрүчеләргә түләү билгеләү һәм  беренче чиратта зарур булган милкен югалткан, шулай ук табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә сәламәтлеге зыян күргән кешеләргә түләүләр билгеләү.

Фото: unsplash.com.

Электрон хезмәтләр күбәя
Электрон хезмәтләр күбәя
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: