Барлык яңалыклар

Урман шаулап үсә

Башкортстанда урманнарны тергезү планын арттырып үтәгәннәр.

Урман шаулап үсә
Урман шаулап үсә

Башкортстан урман хуҗалыгында урман үстерүгә йомгак ясадылар. Урманнарны торгызу Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча тормышка ашырылган “Экология” гомумдәүләт проектының “Урманнарны саклау” федераль проекты кысаларында үткәрелә.

– Урманнарны торгызу һәм үрчетү эшләре 15,7 мең гектар мәйданда башкарылган. Без ел саен уңай динамиканы саклыйбыз, урманнарны кисүгә караганда күбрәк утыртабыз. Быел бу күрсәткеч янә арттырып үтәлгән һәм 119% тәшкил иткән, план 97,5% булган иде, – дип белдерде урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов.

Кулдан һәм механикалаштырылган ысул белән 6,5 мең гектардан артык урман культуралары утыртылган, нигездә, алар хуҗалык өчен кыйммәтле ылыслы агачлар.
Урманнарны торгызуның иң зур күләмнәре урман әзерләү барган районнарда башкарылган. Бу – Белорет, Зилаер, Караидел һәм Бөрҗән районнары. Агачлар утыртуда урман хуҗалыгы хезмәткәрләре генә түгел, арендаторлар да катнаша. Агымдагы елда алар 8,2 мең гектар мәйданда урманнарны яңадан торгызганнар. Башкортстан урманчылары утырту материаллары белән үзләрен дә, арендаторларны да тәэмин итәләр, үсентеләрне күрше төбәкләргә  дә саталар.

 

Фото: Мунир ВАФИНа.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: