Барлык яңалыклар

Булачак аналарга Аналар көненә бүләк

Хәзер аз керемле авырлы хатыннар өстәмә акча ала.

Булачак аналарга Аналар көненә бүләк
Булачак аналарга Аналар көненә бүләк

Агымдагы елның апреленнән “Балалы гражданнарга дәүләт пособиеләре турында” федераль законга төзәтмәләр үз көченә керде, алар нигезендә дәүләт ярдәме алу хокукына ия хатын-кызларның исемлеге киңәйтелде.

– Шул вакыттан бирле республиканың 6499 хатын-кызы Русия Пенсия фонды аша ай саен бирелә торган дәүләт ярдәменә ия булды, – дип хәбәр итте Русия Пенсия фондының Башкортстан бүлеге идарәчесе Фоат Хантимеров.

Үзгәрешләргә килгәндә, хәзер пособие алу өчен булачак әниләргә авырлы вакытта эшләп, нинди дә булса керемгә ия булу мәҗбүри түгел. Шулай итеп, йөклелек керем булмаганлыкның объектив сәбәпләре исемлегенә керде.

Моннан тыш, пособиегә гариза бирү сроклары да киңәйтелгән. Хәзер хатын-кыз йөклелекнең 12 нче атнасыннан соң теләсә кайсы вакытта пособие сорап мөрәҗәгать итә ала. Шул ук вакытта акчалар Пенсия фондына гариза биргән айдан түгел, ә медицина оешмасына исәпкә куелган айдан түләнәчәк. Исегезгә төшерәбез, йөкле хатын-кызлар өчен айлык түләүне Пенсия фонды узган елның июленнән билгели. Пособие түбән керемле гаиләләргә исәпләнгән һәм йөклелекнең беренче 12 атнасында медицина оешмасында исәпкә баскан хатын-кызларга тәгаенләнә. Шул ук вакытта гаиләнең һәр әгъзасының айлык кереме төбәктәге халыкның җан башына яшәү минимумыннан артмаска тиеш. Шулай ук гаиләнең өлкән әгъзаларының рәсми кереме, ягъни эш урыны йә аның булмавының объектив сәбәпләре күрсәтелергә тиеш. Гаилә милкенә карата да таләпләр бар.

Әлеге ярдәм "Демография" гомумдәүләт проектына ярашлы бирелә.

Фото: kostroma.mk.ru

Булачак аналарга Аналар көненә бүләк
Булачак аналарга Аналар көненә бүләк
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: