Барлык яңалыклар

Яңавыл сәнгать мәктәбе яңара

Музыка коралларының кайберсе илле ел элек алынган булган.

Яңавыл сәнгать мәктәбе яңара
Яңавыл сәнгать мәктәбе яңара

Яңавыл шәһәренең балалар сәнгать мәктәбендә «Мәдәният» илкүләм проекты ярдәмендә яңа музыка кораллары һәм җиһазлары барлыкка килде. Бу хакта БР Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Учреждениегә барлыгы унбиштән артык музыка коралы кайтартылган. Аерым алганда, мәктәп алты фортепиано, думбыра, балалайка, концерт баяннары һәм аккордеоннар, интерактив һәм тавыш җиһазлары, шулай ук офорт станогы һәм линограф комплекты алган.

«Фортепианога ихтыяҗ бар иде, чөнки күп уен коралларына 50 ел чамасы. Шуңа күрә быел берьюлы алты җиһаз сатып ала алуыбыз бик зур уңыш», — дип билгели үтте Яңавыл балалар сәнгать мәктәбе директоры Ильяс Тимершин.

Яңавыл сәнгать мәктәбе яңара
Яңавыл сәнгать мәктәбе яңара
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: