Барлык яңалыклар

Мәдәният яңара!

Ел ахырына кадәр Башкортстанда 23 мәдәният оешмасы яңартылачак.

Мәдәният яңара!
Мәдәният яңара!

Ел ахырына кадәр Башкортстанда 23 мәдәният объекты, шул исәптән авыл клублары, балалар сәнгать мәктәпләре, музей, китапханә, дәүләт филармониясе һәм театрга капиталь төзекләндерү эшләре башкарылачак. Бу хакта республика парламентында “Мәдәният”  гомумдәүләт проектын утәүне тикшерү буенча эшче төркем утырышында Башкортстан  мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина хәбәр итте. Мәдәният оешмалары биналарын капиталь төзекләндерү “Мәдәният” гомумдәүләт проектының “Мәдәни мохит” төбәк проекты ярдәмендә мөмкин булган. Бүгенге көндә 17 объектта эшләр тәмамланган.

Алар арасында 10 мәдәни-ял итү үзәге, өч балалар сәнгать мәктәбе, шулай ук музей, китапханә, башкорт дәүләт филармониясе һәм “Нур” театры бар.
Агымдагы ел ахырына кадәр тагын алты объект файдалануга тапшырылачак.

Исегезгә төшерәбез, “Мәдәният” гомумдәүләт  проекты Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча тормышка ашырыла.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: