Барлык яңалыклар

Бөредә яңа хастаханә

Бөредәге яңа хастаханәнең мәйданы 7,7 мең кв. метрдан артык.

Бөредә яңа хастаханә
Бөредә яңа хастаханә

Бөре -- Башкортстанның башкаласы Уфадан 120 чакрым ераклыкта урнашкан кечкенә шәһәр. Аның халкы -- 40 меңгә якын. Бөре районында яшәүчеләрнең шактый өлеше нәкъ менә биредә яши.

Быел сентябрьдә шәһәрдә озак көтелгән вакыйга булды -- "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты ярдәмендә яңа поликлиника ачылды, ул 54 мең кешегә хезмәт күрсәтә, шуларның чиреге -- балалар.

37 елдан артык педиатр булып эшләгән табиб Ирина Насыйбуллина хәтерләвенчә, моңа кадәр шәһәрдә пациентларны шыксыз агач бинада кабул иткәннәр. Аның күз алдында Бөре генә түгел,  медицина учреждениеләре системасы да үскән.

Төзелгән яңа поликлиникада дүрт кат, ике аерым керү урыны -- өлкәннәр һәм балалар бүлекләренә, уңайлы лифтлар, аз мобильле пациентлар өчен уңайлы мохит.

Гомуми мәйданы 7,7 мең кв. метрдан артык.

Биредә яхшы заманча җиһазлар:  эндоскопик, офтальмологик, УЗИ экспертлар сыйныфы аппаратлары барлыкка килгән. Шулай ук үз лабораториясе һәм конференц-зал да бар.

Иң мөһиме --  монда бик яхшы табиблар һәм шәфкать туташлары эшли, Ирина Насыйбуллина -- шулардан.

Бөредә яңа хастаханә
Бөредә яңа хастаханә
Бөредә яңа хастаханә
Бөредә яңа хастаханә
Бөредә яңа хастаханә
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: