Барлык яңалыклар

Авыллар парклы була

Башкортстанның тагын бер авылында яңа парк ачылды.

Авыллар парклы була
Авыллар парклы була

Башкортстанның Салават районы Малояз авылының көньяк-көнчыгыш микрорайонында яңа спорт паркы ачылды. Бу хакта Башкортстанның Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Спорт белән шөгыльләнү өчен зур иҗтимагый урын булдыру Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләнгән “торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт  проектының уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру программасы ярдәмендә мөмкин булды.

“Балалар өчен уен комплексы таулар, таганнар белән җиһазландырылды. Футбол, баскетбол, ял итү һәм ачык һавада йөрү өчен спорт мәйданчыгы бар. Якындагы территориядә чыршы үсентеләре аллеясы утыртылган”, – дип хәбәр итә Башкортстанның Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат хезмәте.

Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә республиканың барлык шәһәрләрендә һәм 49 авылында 126 иҗтимагый территория төзекләндерелә. “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” проекты буенча төзекләндерү буенча төрле чараларны тормышка ашыруга 2022 елда 1,3 миллирд сум бүлеп бирелгән. Шуларның 93 проценты федераль бюджет акчалары.

 

Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат хезмәте фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: