Барлык яңалыклар

Дүртөйле волонтерлары – республикада беренче!

Балалар һәм яшүсмерләрнең иҗатын үстерү үзәгенең “Лидерлар мәктәбе” берләшмәсе командасы “Мөмкинлекләр заманы” конкурсында җиңү яулады.

Дүртөйле волонтерлары – республикада беренче!
Дүртөйле волонтерлары – республикада беренче!

“Мөмкинлекләр заманы” – ирекмәннәрнең проектларын зур мәйданга чыгаруга юнәлтелгән проект ул.

– Аның максаты - яшүсмерләрне волонтерлык эшчәнлегенә җәлеп итү өче уңайлы мохит тудыру. Шул максаттан чыгып, балалар өчен 10 аралашу мәйданчыгы булдырдык, – дип билгеләде берләшмә җитәкчесе Гүзәл Нуретдинова.

Конкурс “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырылган  “Ярдәм итәргә һәм иҗат итәргә” проекты буенча оештырылды. Анда катнашу өчен республика районнарыннан барлыгы 99 команда чакырылды. Конкурска әзерлек вакытында алар барысы да 3 белем бирү семинарын узды һәм үзләренең волонтерлык башлангычларын әзерләде. Конкурс йомгаклары буенча үз идеяләрен тормышка ашыру өчен грант ярдәме алачак 26 иң яхшы проект билгеләнде.

“Лидерлар мәктәбе” командасы бәйгегә Дүртөйле районы лидерлары һәм ирекмәннәре өчен “Бергәләп эшлибез!” дип аталган белем бирү форумы үткәрү проектын тәкъдим итте. Ул 13 декабрьдә узачарга тиеш. Форум көндезге форматта районның 80 өлкән сыйныф укучысын һәм онлайн-форматта тагын 40тан артык кешене җыячак.

Чыганак: Башкортстанның Дүртөйле районы хакимияте, https://contenta.info/press_releases/351766

Дүртөйле волонтерлары – республикада беренче!
Дүртөйле волонтерлары – республикада беренче!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: