Барлык яңалыклар

Караиделлеләрнең сәламәтлеге өчен

Башкортстанның тагын бер районында яңа ФАП ачылды.

Караиделлеләрнең сәламәтлеге өчен
Караиделлеләрнең сәламәтлеге өчен

Караидел районының Комсомольский авылында “Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты ярдәмендә яңа модульле ФАП ачылды. Бу хакта Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте. Иске ФАПны бу авылда 1960 елларда төзегәннәр. Ул мич белән җылытылган агач бина булган, ә хәзер авыл халкы өчен заманча ФАП эшли башлаган.

Комсомольский авылының модульле ФАПы карау һәм процедура-прививка кабинетларын, пациентларны кабул итү урынын, шулай ук санузел һәм персонал өчен киенү бүлмәсен үз эченә алган. Бина кирәкле коммуникацияләргә тоташтырылган. Моннан тыш, электр җылыткычыннан кайнар су белән тәэмин ителгән. Заманча ФАП шунда ук планлы, кичектергесез һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен кирәкле бөтен нәрсә белән җиһазладырылган, — дип хәбәр итә Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт илкүләм проекты Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән.

Фото: Bashinform.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: