Бәләбәй шәһәрендә “Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативаларына ярдәм” илкүләм проекты буенча эшкуарлар һәм үзмәшгульләр өчен бушлай мастер-класс үткән. Ул “Минем бизнесым (Мой бизнес)” үзәге мәйданчыгында оештырылган.
Спикер Рената Локманова "Мобиль видеомонтаж" темасына мастер-класс үткәргән. Катнашучылар дәрес вакытында дүрт еллык стажлы SMM-белгечтән видеомонтаж теориясен һәм практикасын өйрәнгән, социаль челтәрләрдә видео, эшкәртү кушымталары турында мәгълүмат алган, видеога мобиль һәм профессиональ төшерү ысулларын анализлаган, яхшы видеоүрнәкләр караган. Чарада 20гә якын кеше катнашкан, барысы да мастер-класс узу турында сертификатларга ия булган.