Барлык яңалыклар

Балалар мәдәни очышка әзерәнә

Башкортстанда “Без канатларны җәябез” дип аталган конкурс-фестиваль булачак.

Балалар мәдәни очышка әзерәнә
Балалар мәдәни очышка әзерәнә

16 ноябрьдә “Башкортостан” дәүләт концертлар залында “Без канатларны җәябез” республика конкурсы-фестиваленең икенче гала-концерты була. Бу хакта Башкортстанның Мәдәният министрлыгы хәбәр итте. Инклюзив проект Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләнгән “Мәдәният” гомумдәүләт  проектының “иҗат кешеләре” проекты кысаларында үткәрелә. Исегезгә төшерәбез, бәйгене  Мәдәният министрлыгының белем бирү буенча республика укыту-методик үзәге һәм  Милли симфоник оркестр оештыра. “Без канатларны җәябез” конкурс-фестивале балалар музыка мәктәпләрендә, балалар сәнгать мәктәпләрендә һәм һөнәри белем бирү оешмаларында белем алучы 6-17 яшьлек балаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Беренче этап видеоязмалар буенча дистанцион форматта узды.

 

Мәдәният министрлыгы фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: