+13 °С
Ачык
ГТО комплексының яңа спорт мәйданчыгы Башкортстанның Бөре районындагы «Спартак» стадионында ачылган.
Мәйданны "Демография" илкүләм проектының "Спорт -- тормыш нормасы" проекты буенча җиһазландырганнар, ди район администрациясе.
Мәйданны район башлыгы Антон Талалов һәм республиканың спорт министры урынбасары Артем Новиков ачкан.
Алар трибуналарның яңартылуын, шулай ук киенү бүлмәсе һәм бәдрәфне төзекләндерү эшләренең төгәлләнеп килүен билгеләп үткән.
Шулай ук шәһәрнең һәм районның актив кешеләренә ГТО билгесе тапшырылган. Яңа стадионда теләүчеләр өчен күнегүләр үткән.