Барлык яңалыклар

Сәетбаба яңара

Башкортстанның тагын бер районында яңа парк ачылды.

Сәетбаба яңара
Сәетбаба яңара

Гафури районы Сәетбаба авылында Җиңү паркы ачылды. Зур паркның барлыкка килүе Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “торак һәм шәһәр мохите” дип аталган гомумдәүләт  проектының уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру буенча федераль программасын тормышка ашыру ярдәмендә мөмкин булды. Элек 15 мең квадрат метрлы буш территория заманча ял итү зонасына әверелде. Эшләр 2020 елдан өч этапта алып барылды. Беренче этапта мәйданчык нигезен әзерләделәр, участокны тутырдылар. Икенчесендә хоккей корты куелды, асфальтланды, коймаланды. Йомгаклау этабында балалар өчен уен комплексы һәм резин өслекле спорт мәйданчыклары, тротуарлар, яктырту, сәхнә, эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштырылды.

– Нәтиҗә бик тәэсирле. Моңа карап, проектның тормышка ашуы өчен күпме көч куелганын һәм күпме эшләнгәнен аңлыйсың. Сәетбабалылар өчен шатмын. Бу парк авылны үстерү үзәге булсын, балалар һәм яшьләрнең яраткан урыны булсын, – дип белдерде Башкортстанның Гафури районы хакимияте башлыгы Фәнзил Чыңгызов.

 

Фото: социаль челтәрдән алынды.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: