Барлык яңалыклар

Карыйда спортны карыйлар

Краснокама районының Карый сигезьеллык мәктәбендә спорт залы ремонтланды.

Карыйда спортны карыйлар
Карыйда спортны карыйлар

“Мәгариф” гомумдәүләт проектының бер өлеше булган “Һәр баланың уңышы” төбәк проекты кысаларында Краснокама районының Карый сигезьеллык мәктәбендә спорт залы төзекләндерелде. Бу эш «ГлавСтрой» ҖЧҖ подряд оешмасы тарафыннан башкарылды: кыска гына вакыт эчендә иске идәннәр сүтелеп, яңасы җәелде, спорт разметкасы ясалып, идән өч катлам лак белән капланды. Сатудан кергән акчага спорт залының түшәме һәм диварлары агартылды.

Якты, иркен, матур спорт залы балаларда соклану уятты, ул дәрес үткәрү һәм кирәк булган бөтен нәрсә белән җиһазландырылган. Күп кенә балалар мәктәптәге спорт секцияләренә бик теләп йөриләр. Эш көннәрендә бирегә төрле яшьтәге спорт сөючеләр җыела. Мини-футбол, волейбол, теннис белән башлангыч сыйныф укучылары да, өлкәнрәкләр дә яратып шөгыльләнә.

Чыганак: Башкортстанның Караидел районы хакимияте, https://contenta.info/press_releases/345561

Карыйда спортны карыйлар
Карыйда спортны карыйлар
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: