Кыйгыда мәдәният йорты

Кыйгы районының Ибрай авылында  капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачылган.

Кыйгыда мәдәният йортыКыйгыда мәдәният йорты
Кыйгыда мәдәният йорты

11 октябрьдә, Республика көнендә, Башкортстанның Кыйгы районындагы Ибрай авылында  капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачылган. Бу «Мәдәният» милли проектының «Мәдәни мохит» федераль проекты кысаларында мөмкин булган. Төбәк бюджетыннан 18,3 млн сум бүлеп бирелгән.

Төзүчеләр тамаша залының эчке бизәлешенә, сәхнәгә,  кабинетларга һәм китапханәләргә аерым игътибар биргәннәр.

Мәдәният йортын ачу тантанасында Башкортстанның мәдәният министры урынбасары Илнур Мөхьянов: «Ибрай мәдәният йорты авыл халкы өчен генә түгел, якын-тирәдәге торак пунктлар өчен дә мәдәният тарту үзәге булачак», -- дип ассызыклаган.

Кыйгыда мәдәният йорты
Кыйгыда мәдәният йорты
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас