Иске Балтач яңара

Башкортстанда гомумдәүләт проекты буенча Иске Балтач авылында җәяүлеләр аллеясын төзекләндерделәр.

Иске Балтач яңараИске Балтач яңара
Иске Балтач яңара

Башкортстанның Иске Балтач авылында Совет урамында җәяүлеләр аллеясын төзекләндерү тәмамланды. Бу хакта Балтач районы хакимияте башлыгы Илгиз Субушевка сылтама белән республика ЦУРы хәбәр итте. Муниципалитет җитәкчесе социаль челтәрләрдә язганча, яңартылган тротуарда халык өчен эскәмияләр һәм парк яктырткычлары белән ял итү зоналары булдырылган, шулай ук бессер-блок һәм металл элементлардан декоратив коймалар монтажланган. Моннан тыш, биредә 14 урында видеокүзәтү камералары урнаштырылган. Төзекләндерелгән объектның гомуми озынлыгы бер километр чамасы тәшкил итә.

– Иске Балтач авылының үзәк урамнарын төзекләндерү дәвам итщ. Узган ел әлеге проект буенча укучылар аллеясы яңартылды – ул Комсомольск һәм район үзәгенең Юбилей урамнарын тоташтырды, – дип аңлатты Илгиз Субушев. Аллея “торак һәм шәһәр мохите” дип аталган илкүләм проекты кысаларында “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” программасы буенча төзекләндерелде.

Әлеге эшләр Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча тормышка ашырыла.

 

Фото: Илгиз Субушевның социаль челтәреннән.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас